Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Белгечләр иң файдалы яшелчә һәм җиләк - җимешне атаганнар

Көзен һәм кышын файдалы җиләк – бимешләрне күбрәк ашарга тырышыгыз

Диетологларның сүзләренә игътибар итсәк, берничә яшелчә-җимеш иң файдалысы икән.

Хөрмәнең йомшагында пектиннар — үсемлек шикәренә бай табигый желе күп. Пектиннар эчәклектәге файдалы бактерияләргә азык булып тора. Ә алар эчәклекне вируслар һәм бактерияләрдән саклый. Хөрмә калий, магний һәм каротинга бай. Минераллары — йөрәккә, каротиннары бавыр һәм күзләргә сихәт бирә.

Кәбестә. Анда яман шешкә каршы матдә — сульфорафан бар. Әмма аны пешерсәң файдалы элементлары юкка чыга икән. Шуңа күрә кәбестәне чи килеш ашау хәерле. Ә инде иң яхшысы — әчетеп тозлау. Андагы С витамины лимон һәм гөлҗимештәгегә караганда да күбрәк.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Мандарин. Файдалы һәм тәмле. Клетчаткага бай, шикәре дә күп түгел. Канда шикәр микъдары югарырак булса да, цитрус җимешенең организмга зыяны юк. Анда шулай ук А витамины, пектиннар һәм магний бар. Соңгысы күңел тынычлыгы һәм әйбәт йоклау өчен кирәк.

Шалкан. Якын "туган"нары — торма һәм дайкон. Бу яшелчәләр, кәбестә кебек үк, яман шешнең дошманы сульфорафонга бай. Моннан тыш шалканда В, С витаминнары, бета – каротин, эчәклек өчен файдалы клетчатка күп. Шалканны яшелчә салатларына өстәргә, үзен генә яисә ит белән пешереп ашарга, рагу өчен файдаланырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр

erid: 2Vtzqv1AZW9