Боз өсте хәтәрле чак!
Коткаручылар кисәтә тора, балыкчылар бәке тишә тора.
Инде батып үлүчеләр дә бар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов юка бозның бик куркыныч булуы һәм аянычлы хәлләргә китерүе турында тагын бер кат кисәтте, дип яза Ватаным Татарстан
— Буа, күлләрдә һәм елгаларда боз катламы барлыкка килде, әмма ул бик юка: калынлыгы нибары 2–5 сантиметр. Мондый боз баланы да, олы кешене дә күтәрә алмый. Кызганыч, боз ватылып, суда һәлак булучылар да бар. Фаҗигаләрнең берсе Актаныш районында килеп чыкты. Алексеевск районында Кама елгасы өстенә чыккан һәм боз кисәге белән агып киткән 6 кешене, шөкер, коткарып өлгерделәр. Ике кеше административ җаваплылыкка тартылды. Әмма бу вакыйгалар аркасында боз өстенә чыгучылар кабат булмас дип өметләнү дөрес булмас. Хирыслык аркасында гомерен куркыныч астына куючылар җитәрлек. Тиздән Яңа ел каникулы башлана. Коткаручылар нәкъ менә шушы вакытта әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга, балаларга боз өстендәге куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерергә киңәш итә. Әйтик, бер кеше авырлыгы өчен калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаган боз гына куркынычсыз санала. Өч көннән артык температура 10 градустан түбән торса, тотрыклы боз катламы хасил була ала. Көчле агымлы елгаларда исә моның өчен —15 градус һәм аннан да түбән температура кирәк. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында халыкны даими кисәтеп торалар.
Шулай ук үзләренең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куючылар өчен җәза каралуы хакында да онытмаска кирәк. Су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүчеләр 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф түләргә тиеш. Төп саклык чаралары — Бозның калынлыгын төсеннән аерып була: зәңгәр — чыдам, ә ак төстәге бозның ныклыгы ике мәртәбә кимрәк. Соры, тонык ак яки сары төсләре булган боз — иң куркынычы. Мондый боз тавышсыз һәм кисәк ярыла. — Тәүлекнең караңгы вакытында һәм томан, кар, яңгыр кебек һава шартларында һич кенә дә бозга керергә ярамый. — Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый. Әгәр беренче көчле бәрүдән соң аз гына булса да су күренсә, боз буенча йөрү тыела. Әлеге очракта аякларны боздан аермыйча, иңбаш киңлегендә басып, үз эзең буенча кире ярга таба шуарга кирәк. Балыкчы киңәше Кышны зарыгып көтеп алучылар — балыкчылар еш кына саклык чараларын санга сукмый шул.
Әтнә районында яшәүче Илһам Мөхәрләмов балык тотучыларга үз тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләр бирде. — 15 еллар чамасы Камага, Иделгә балык тотарга йөрим. Гадәттә, боз катып, ике атна узгач барам. Әле ул вакытта да катып бетмәгән яисә эреп киткән урыннар була. Шуңа күрә бик сак кына, кешеләр сукмак салган урыннарга гына барырга тырышам. Яңа урыннардан шикләнәм, ерганакларны читләтеп узам. Кышын балык тотуга җәй көне үк әзерләнә башларга кирәк дип саныйм. Балыклы урыннарны, куркыныч булмаган сулыкларны алдан өйрәнеп кую киңәш ителә. Төрле тирәнлектә бозның калынлыгы төрлечә. Яр буенда ук ничек хәрәкәтләнәсеңне билгеләргә кирәк. Кышка кергәндә, балыкка үзем белән махсус бозтишкеч алып барам. Аның белән суккач, боз ярылмый икән, димәк, кеше авырлыгын да күтәрә ала дигән сүз. Шулай ук бозга кирәк-яраклар тутырылган баулы чана белән чыгам. Йөкнең авыр өлеше чанага күчә һәм гәүдә белән бозга бирелгән басым кими. Җылы, әмма җиңел киенергә тырышам. Алай-болай була калса, авыр киемнәр гәүдәне тагын да аска өстерәячәк бит. Һәрвакыт кесәдә ике йөзле кадаклар йөртәм. Әҗәлең җитмәсә, боз астына китә башлаган очракта кадаклар да ярдәмгә килә ала. Ике куллап бозга кадаклар белән ябышып, өскә таба үрмәләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев