Бәрәңге кортына каршы горчица
Төнәтмәне атнага бер тапкыр сибәбез.
Бер чиләк суга бер кап коры горчица һәм 100 мл 9 процентлы аш серкәсе салабыз. Яхшылап болгатып, бәрәңге сабаклары өстенә сибәбез.
Канлы үләнне (чистотел) чабып алып, бәрәңге төпләренә салып чыгыгыз. Алар кипкәч, яңа чабылганнарын салыгыз. Канлы үләннән төнәтмә дә әзерләргә була. Чиләкне тутырып үлән салабыз һәм өстенә су агызабыз да унбиш минут кайнатабыз. Суынгач, сөзеп алабыз да бер чиләк суга 500 мл катнашманы салып бәрәңгегә сибәбез. Төнәтмәне атнага бер тапкыр сибәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев