Бройлер чебиләрне карау һәм ашату серләре
Өй шартларында бройлерларны үстерү гадәттә 70 тәүлек дәвам итә
Бройлерлар турында сөйләгәндә, ит юнәлешендәге, тиз үсүче, эрелеге белән аерылып торучы, ите тәмле, кыздыру өчен дә яраклы чебиләр күзаллана.
Өй шартларында бройлерларны үстерү гадәттә 70 тәүлек дәвам итә. Аннан соң кошның авырлыгы акрын арта, әмма азыкны ашавы элекке дәрәҗәдә кала, шулай булгач, мондый кошлардан файда алу кискен кими.
Тәрбияләү һәм ашату
- Беренче очракта бройлерлар өчен бина тышкы һава торышы факторларыннан якланган, ә идәннәр җылы һәм коры булырга тиеш. Аслык сыйфатында пычкы чүбе куллану уңайлы, аны алдан яхшылап киптерергә кирәк. Идән өслегенең корылыгын, чисталыгын һәм йомшаклыгын даими тәэмин итүче башка материаллар да алырга мөмкин.
- Кошларны керткәнче бинаны тазарталар, йогышсызландыралар, идәнгә бер квадрат метрга 0,5-1 кг исәбеннән сүндерелгән известь сибәлар, өстеннән 10 см калынлыгында пычкы чүбе җәяләр, һаваның дымлылык дәрәҗәсен 60-65 процентта тоту өчен шартлар булдыралар.
- Бройлер чебиләрне мондый алым белән үстергәндә бер метр мәйданга 12-18 кош туры килергә тиеш. Шул ук вакытта кошка уңайлы булуын да күзәтергә кирәк, югыйсә чиктән тыш суык та, җылы һава да чебиләрнең үсешенә һәм сәламәтлегенә кире тәэсир итә. Кошларны асрау кагыйдәләрен санга сукмау бройлер чебиләрнең авырулары симптомнары белән танышу һәм начар үсүче чебиләрне дәвалау белән яный.
- Әмма чебиләргә кирәкле шартлар булдыру һәм аларны тиешле күләмдә азык белән тәэмин итү генә аз. Кошларны тиз генә эре итеп үстерү өчен яшенә туры килгән балансланган рацион сайлап алу мөһим.
Нәрсә ашатырга?
– Бу эшкә беренче тапкыр тотынган кешеләр өчен дә, элек мондый кошлар үстерергә туры килмәгән тәҗрибәле кош үстерүчеләр өчен бу сорау бик актуаль булып тора. Шәхси хуҗалыкларда еш кына үзләре әзерләгән дымлы һәм коры азыклар кулланалар.
– Мускул һәм сөяк авырлыгының актив үсешен тәэмин итүче аксымлы азыклар турында да онытырга ярамый. Шушы максаттан кошларга эремчек, ачыган, аертылган сөт һәм башка сөт продуктлары бирәләр. 10 көннән башлап балык һәм ит-сөяк оны терлек аксымы чыганагына әйләнә. Бу продуктларны башта бер чебигә тәүлеккә 5-7шәр грамм бирергә, аннан соң куллануны ике тапкырга арттырырга кирәк.
– Чебиләргә өй шартларында ашату өчен аксымга бай үсемлек продуктларын, алар арасында көнбагыш орлыгы түбе, төрле шрот (майсыз түп), кузаклы культураларның вакланган орлыгын файдаланалар.
– Кошлар абзарында бүлмә температурасындагы чиста су даими булырга тиеш. Патоген флораның, эчәк һәм башка инфекцияләрнең үсешенә юл куймау өчен савытларны даими юарга һәм йогышсызландырырга кирәк.
Өй шартларында көненә ничә тапкыр һәм ничек тукландырырга?
- Кош беркайчан да азык кытлыгы кичерергә тиеш түгел. Әгәр җим җылыда озак торса, азык әчергә, бөҗәкләрдән чир эләгергә, патоген микрофлора үсеш алырга мөмкин. Барлык бу фактлар бройлерның эче сыеклану сәбәбе була, бу кошларның хәлсезләнүенә китерә һәм аларның үсү темпларын киметә.
- Авырлыкны тизрәк җыйсын өчен, кошларның физиологик таләбен тулысынча канәгатьләндерүче катнашазыклар кулланыла. Мондый катнашмалар кулдан ясалган җимнәргә караганда кошларның үсү күрсәткечен күпкә яхшырталар, бройлер чебиләрне карауны, үстерүне һәм ашатуны, шулай ук кулланылучы азыкны контрольдә тотуны җиңеләйтәләр.
- Катнашазык башлангыч этапта кошларның иммунитетын көчәйтергә, ныклы сәламәтлеге һәм тиз үсеше өчен барлык алшартлар булдырырга ярдәм итә. Шушы максаттан рационда минераль өстәмәләрнең саны арта, рацион җиңел үзләштерелүче компонентлардан тора. Актив үсеш вакытында бройлер чебиләр өчен катнашазык - ул сөякнең һәм мускул массасының үсешен тәэмин итүче аксым, кальций, витаминнар һәм майлар чыганагы. Сую алдыннан көрлелеген арттыру өчен финиш катнашмалары файдаланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев