Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Чәч турында биш сорау

Автоинспекторлар юл-транспорт һәлакәтенең барлык нечкәлекләрен ачыклый

Билгеле булганча, чәчләребез – матурлык кына түгел, сәламәтлек билгесе дә. Алар матур һәм сау-сәламәт булсын өчен нишләргә? Бу хакта «Ватаным Татарстан» яза.

  1. Чәч коелудан ничек котылырга?

Күпчелек очракта чәчләр тышкы факторлар нәтиҗәсендә түгел, ә эчке проблемалар йогынтысында коела. Шулай да, чәчләр күп коела икән, шампуньне алмаштырып карарга, кан йөреше яхшырсын өчен, баш тиресенә массаж ясарга була. Бу очракта кондиционер, маскалар кулланмагыз. Кимеп барган ай фазасында чәчләрне кистерү дә чәч коелудан коткара ала.

  1. Чәчне еш кистерергә кирәкме?

Чәчләрен үстерергә теләүчеләр, аларның очы тигез булсын һәм икеләнмәсен өчен, һәр 3 ай саен кистереп торырга тиеш. Чәч озынлыгын уртача зурлыкта тотарга һәм гел бер формада йөртергә теләгәннәргә ай ярымнан соң кабат чәчтарашханәгә барырга киңәш ителә.

  1. Хатын-кызга ир-ат шампунен кулланырга ярыймы?

Ярый гына түгел, кирәк тә. Ир-атлар өчен чыгарылган шампуньнарда артык силиконнар һәм дым бирүче матдәләр булмый. Гомумән, шампунь сайлауны составын өйрәнүдән башлагыз. Иң элек интернетта чәчләр өчен зарарлы кушылмалар белән танышыгыз, аеруча зарарлыларын язып алыгыз.

  1. Өй шартларында чәчне ничек тәрбияләп була?

Өй шартларында тәрбияләнгән чәчләр дә салоннарда матурайтылганнан әллә ни аерылмый. Аптекадан капсулада сатыла торган А һәм Е витаминнарын алып, чәч маскасына, тәнгә сөртә торган кремнарга кушып кулланырга була.

  1. Баш тиресе дә тәрбиягә мохтаҗмы?

Һичшиксез мохтаҗ! Кыш һәм җәй көннәрендә аңа аеруча игътибарлы булырга кирәк. Баш тиресен тышкы факторлардан саклау өчен, махсус чаралар – косметик кремнар, спрей яки майлар кулланырга мөмкин. Иң җайлысы – спрей, билгеле. Ул текстурасы һәм тигез таралуы белән уңайлы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев