Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Чын балмы әллә ясалмамы?

Ничек итеп алданмаска һәм чын балны ясалмадан ничек аерырга?

Бүген базарларда чын бал сатып алам дип, ясалма бал алып алданырга мөмкин. Ничек итеп алданмаска һәм чын балны ясалмадан ничек аерырга?

Белгеч киңәшен тыңлап карыйк әле.

Дәүләт мәгариф университетының табигый фәннәр деканы, биолог Ирина Лялина раславынча, агызганда табигый бал өзлексез, ягъни өзелмичә, таучык хасыйл итеп, сузылып ага һәм савытта акрын гына тарала. Шулай ук аны кашыкка урап була. Ясалма бал исә тамчысыман тама һәм савытта тиз тарала. Табигый бал савыттагы салкын суда акрын эри һәм утырма (осадок) калдыра. Ясалмасы исә тиз эри һәм утырма калдырмый.
Белгеч балны талинкәгә тамызып, өстенә салкын су салып тикшереп карарга да киңәш итә, чөнки балның «хәтере» бар ди ул. Суны тәлинкәдә селкеткәннән соң, әгәр бал чын булса, кәрәз хасыйл булачак. Моннан тыш, табигый бал хуш исле һәм катлаулы тәмгә ия. Тәмләп караганда башта аның татлылыгы сизелми, ул соңыннан килә. Мондый балны күп ашап булмый: ул «майлы» һәм «авыр» тоела. Ясалма бал исә артык татлы була, хуш исе булмый.

Тагын йода белән тикшереп карарга мөмкин: балга су салып болгатырга һәм өстенә йода тамызырга. Катнашма зәңгәрләнсә, димәк, балда крахмал бар. Табигый балны кәгазьгә тамызып яндырып карарга да була. Табигый булса, янарга тиеш, ясалмасы янмый.

Чыганак: Өмет газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев