Чыршыларны чүплеккә ташларга ашыкмагыз!
Ылыслы чыршы, наратларны нишләтәсез? Көн-күрештә куллану өчен алар белән нәрсәләр эшләргә була?
Күп еллар күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам, бистәдә чүп җыя торган көнне чүп пакетлары белән бергә зур чыршыларны капка төбенә чыгарып куючылар очрый. Гыйнвар аенда чүплекләр исә шул чыршылар хисабына агач белән тула.
Төптән уйлап карасаң, үз хуҗалыгыннан чыгармый гына файдалы максатларда да кулланып була, юкса. Арабызда чыршы ылысларын миллек иткән, ә ботакларын кисеп, утын итеп кулланганнар да бар. Мал-туар тоткан кеше дә чыршыларны чүплеккә илтеп ташламый, ылыслар маллар өчен бер дигән витамин.
Менә шулай, җәмәгать, һәр мәсьәләдән чыгу юлы бар, күңел бирергә генә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев