Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Гемоглобинны нәрсә ярдәмендә күтәреп була?

Табиб белән киңәшләшү таләп ителә.

1. Кызыл чөгендер. Чөгендерне пешереп, угычтан чыгарып ашарга яисә согын сыгып эчәргә мөмкин. Әмма артыгын кулланмагыз. Ашкайнату системасы өчен ул бик агрессив яшелчә.

2. Кишер согы. Атнасына 3-4 тапкыр берәр стакан күләмендә эчсәгез, файдасы тими калмас. Бер стакан сок чыгару өчен якынча 500 гр кишер кирәк. 

3. Карабодай ашагыз. Бигрәк тә яшелен.

4. Тавык йомыркасы да бу очракта организмга ярдәм итә.

5. Рационыгызда күрәгә кулланыгыз. Гомумән, киптерелгән җиләк-җимешләрдә тимер күләме күбрәк була.

6. Куе яшел һәм кызыл яшелчә, җиләк-җимешләр һәм җиләкләргә өстенлек бирегез (шпинат, яшеллек, фасоль, яшел алма, кызыл виноград, кара карлыган, бакча җиләге, киптерелгән гөлҗимеш, анар).

6. Бал, әстерхан чикләвеге һәм мүк җиләге катнашмасы канда аксым күләмен күтәрүнең менә дигән ысулы. Ризыкларны бер төрле пропорциядә алырга мөмкин. Катнашманы әзерләгәч үк аз-азлап эчәргә киңәш ителә.

7. Гөлҗимеш һәм бал төнәтмәсе гемоглобинны да күтәрә, иммунитетны да ныгыта. Башта гөдҗимешне термоста берничә сәгать төнәтергә, аннан соң, эчәр алдыннан гына җалмавыз салып бутарга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев