Гөлләр матур булып үссен өчен бал кирәк
Элегрәк кибетләрдә махсус сыекча булмаган, әбиләребез, нәкъ менә шул балны кулланып, гөлләр үстергән
Гөлләр матур булып үссен өчен нибары 1 чәй кашыгы бал кирәк. Балны 1,5 литрлы чиста пластик шешәгә салабыз да кайнаган су (суынган) тутырабыз. Капкачын ябып, бал эреп беткәнче, шешәне селкибез.
Эремәне кечкенә банкаларга бушатып, шуларга гөл ботакларын (өчтән бер өлеше баллы су эчендә торырга тиеш) урнаштырабыз.
12 сәгать узганнан соң, эремәне түгеп, банкаларга балсыз чиста су салабыз. Бу суда ботаклар күз ачып йомганчы диярлек тамырлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев