Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Голубиканы кояш төшми торган урынга утыртсан буламы икән?

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирә.

– Күк җиләк (голубика) — 1,2-2,2 метр биеклектәге куак. Аңа рН 3,5-5,0 күрсәткечле әче туфрак кирәк, ә республиканың көньягы нейтраль реакцияле кара туфрак зонасында урнашкан. Шуңа бу культура безнең зона өчен көйсез санала. Шулай да күк җиләкне үстереп карарга була. Аның өчен бу үсемлекнең агротехника таләпләрен өйрәнергә кирәк.
Питомникта үсентегә заказ биргәндә үк тәрбиягә таләпчән кунакны каршы алырга әзерләнегез. Аңа 1 метр тирәнлектә, киңлектә һәм озынлыкта чокыр казырга кирәк. Чокырның тирә ягын пленка белән изоляцияләгез һәм махсус әзерләнгән әче реакцияле туфрак тутырыгыз. Моның өчен рН= 3,0-3,5 күрсәткечле өске торф сатып алырга яки табарга, аны ылыслы урманнан җыелган өске туфрак белән аралаштырып чокырга тутырырга кирәк. Һәр 10 см туфрак катламы саен 100-120 г порошоклы күкерт (базларны дезинфекцияләүдә кулланылучы шашканы төяргә була) сибәргә. Әгәр чокырның тирә ягын пленка белән изоляцияләмәсәгез, киләсе елга ук чокырдагы туфрак кабат нейтраль реакциялегә әвереләчәк. Мондый туфракта күк җиләкнең язын ук яфраклары кызарып уяна, ә кызыл яфрак — куакның үлә башлау билгесе. Шуңа утыртканда чокыр өчен туфрак катнашмасы әзерләү –төп агротехника таләбе булып тора.
Күк җиләкне кояшлы, язгы кар сулары җыелмый торган урынга 1,5-1,8 метр ара калдырып утыртырга кирәк. Утыртканда тамыр муентыгын җир белән бер биеклектә тотып торыгыз. Туфрак утырганнан соң тамыр муентыгы 4-6 см га күмеләчәк, безгә нәкъ шулай кирәк тә.
Күк җиләккә тирес, компост кертергә ярамый. Мүлчә итеп коелган яфраклар, ылыслы урманнан җыелган өске туфрак кына салырга кирәк. Минераль ашламалар да әче реакцияле булырга тиеш.
Күк җиләк дым ярата, туфрагы кипкәндә җиләкләре баллы булмый. Икенче-өченче елдан куакны формалаштыра башлыйлар. Зур куакта төптән үсеп чыккан 6-7 ботак булырга тиеш. Куакны куеландыручы ботакларны: өскә таба үсүче, аска бөгелгән, сынган, зәгыйфьләнгән ботакларын кисеп торалар.
Питомникларда күк җиләкнең “Изящная”, “Шегарская”, “Блюкорп”, “Голубая россыпь”, “Нельсон”, “Нектарная” һәм башка сортларын таба аласыз. ("Ирек мәйданы" газетасыннан).

Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев