Груша сәламәтлек өчен бик файдалы, ләкин...
Файдалы киңәш

Груша сәламәтлек өчен бик файдалы, ләкин...

Ашказаны асты бизе авырулары булганда грушаны эшкәрткәннән соң, мәсәлән, кипкән килеш, компот яки сок рәвешендә кулланырга мөмкин

Груша сәламәтлек өчен бик файдалы, ләкин билгеле бер авырулар булганда, мәсәлән, панкреатит яки эч катканда, аларны рационнан төшереп калдыру яхшырак, дип сөйләде табиб-гастроэнтеролог Владимир Неронов. Бу хакта «Мәйдан» яза.

Табиб грушаларны ашказаны асты бизе авырулары булган кешеләргә кулланмаска киңәш итте. Аның сүзләре буенча, бу җимешләр панкреатит көчәю чорында аеруча куркыныч тудыра. Ашказаны-эчәк тракты эшендәге проблемалар: гастрит, дисбактериоз, колит яки метеоризм булганда да груша ашарга ярамый.

Моннан тыш, эч катканда бу җимешләрне артык куллану тыела. Ашказаны асты бизе авырулары булганда грушаны эшкәрткәннән соң, мәсәлән, кипкән килеш, компот яки сок рәвешендә кулланырга мөмкин.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев