Яңа ел өстәленә нәрсә куярга?
2025 елда Яңа ел өстәленә табигый гармонияне ассызыклый торган яшел төсмерле җиләк-җимешләр кирәк.
Елан – ерткыч, шуңа күрә ит ризыклары бәйрәм өстәлендә булырга тиеш. Үрдәк, сыер ите, күркә, куян хуплана. Кызыл уылдыклы бутербродлар да бик яхшы булачак.
Сәламәт һәм озын гомерле булыр өчен чикләвеккә игътибар итегез. Өстәлдә берничә төрле чикләвек булу табынга пикант ноталар өстәячәк һәм Еланның күңеленә хуш киләчәк. Гарнирлардан дөге яисә бәрәңгене сайласагыз яхшы. Яшелчәләр белән әзерләнгән дөге яхшы идея булачак.
Җиләк-җимеш тәлинкәсе турында да онытмагыз. 2025 елда Яңа ел өстәленә табигый гармонияне ассызыклый торган яшел төсмерле җиләк-җимешләр кирәк. Мәсәлән, яшел алма, виноград, груша, киви, фейхоа — алар өстәлне бизәячәк һәм ел символына ошаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев