Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Яран үрчетергә вакыт

Яран гөлен үрчетеп, җәен бакчага утырта аласыз

Яранны ике ел саен яшәртеп торырга кирәк. Картайган гөл начаррак чәчәк ата, ямьсезләнә. Хәзер яран гөлне ботактан тамырландыра башларга була. Яран гөлен үрчетеп, җәен бакчага утырта аласыз.

«Ана» үсемлектән 4-5 см озынлыкта яшь чыбыкчалар кисеп алырга кирәк. 2-3 яфрагы булырга тиеш, чәчәк бөреләре булса, өзегез. 1-2 сәгать күләгәле урында киптерегез, аскы кисемен «Корневин» яки башка тамырландыргыч препарат белән эшкәртегез.

Бер тапкыр кулланыла торган стаканның төбен тишәргә, азрак вак керамзит салырга һәм, чыбыкчаны 2,5 см чамасы күмдереп, вермикулит, ком кушылган грунт тутырылган стаканга утыртырга кирәк. Өстен пленка белән капларга. Әледән-әле ачып җилләтергә кирәк булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев