Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Июнь нигъмәте һәм сихәте

Өлгереп җитмәгән яшел күркәләрен җыялар. Сиробы бөерне, үт куыгын, бавырны чистарта, күзәнәкләрне яңарта.

Дару үләннәре вакытында һәм белеп җыйганда гына файдалы була, диләр. Шулай икән, июнь аенда ниндиләрен җыярга? Аларны нинди авырулардан кулланырга мөмкин?

Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова шул хакта аңлатып үтте.

Сары мәтрүшкә

Нерв авыруларыннан файдалы. Күзәнәкләрне яңартырга, иммунитетны ныгытырга, күңел төшенкелегеннән котылырга ярдәм итә. Үләнне чәчәк аткан вакытта җыялар. Дәвалану өчен чәчәкләре һәм яфракларын кулланалар.

Юкә чәчәге

Салкын тиюдән, гастрит кебек ашказаны чирләреннән шифасы күп. Иммунитетны ныгыта, холестеринны төшерә. Чәчәк аткан вакытта җыясы. Зәңгәр күкчәчәк (василек синий) Төнәтмәсе бөер, бавыр, үт һәм бәвел куыгы авыруларыннан сихәт бирә. Куе зәңгәр төстәге чәчәкләре кулланыла.

Тигәнәк

Ашказаны-эчәк авыруларыннан, салкын тию, шешенү, матдәләр алмашы бозылудан бик яхшы дәва. Июньнең беренче ике атнасында бөресен җыялар. Үсемлекнең өске өлешен, ян ботакларын һәм яфракларын кулланалар.

Сукыр кычыткан

Нерв системасына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын көйли, холестеринны төшерә. Чәчәк атканда җыялар, өске өлешен генә өзеп ташлыйлар.

Миләүшә (фиалка трехцветная)

Сулыш юлларын чистарта, шешенүләрне бетерә, ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый. Чәчәк атканда яфракларын һәм сабакларын җыясы.

Кыңгырау чәчәк

Ялкынсынуга, микробларга каршы менә дигән дәва. Тынычландыра, авыртуны баса, йөткерүдән, баш авырту, эч кибүдән булыша. Тамырын, сабагын, яфрагын, орлыгын җыялар.

Канлы үлән (чистотел) Үт куыгы, бавыр, эчәклек, ашказаны авырулары, ревматизм, псориаз, экзема, гөмбәчек, сөял, бетчәгә каршы кулланыла. Сабаклары һәм яфраклары файдалы.

Әрекмән

Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларыннан интегүчеләр өчен файдалы. Чәчләрне әрекмән тамыры төнәтмәсе белән чайкаганда кавык барлыкка килми һәм чәч коелмый. Үсемлекнең тамырын гына җыясы.

Әрем

Яфракларыннан ясалган төнәтмә какырыкны чыгарырга, матдәләр алмашын көйләргә, ябыгырга булыша.

Нарат күркәсе

Өлгереп җитмәгән яшел күркәләрен җыялар. Сиробы бөерне, үт куыгын, бавырны чистарта, күзәнәкләрне яңарта.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев