Йорт салуга караган әдәпләр
Йортны анда Аллаһыга гыйбадәт кылу, кояш, яңгыр һәм җилдән ышыклану нияте белән салырга кирәк
Бу эштә чаманы белү сөннәт булып тора. Йортның биеклеге якынча 3 метр булырга тиеш, кемдер 3,5 метр дип әйткән. Әмма беренче фикер дөресрәк. Өйнең киңлеге исә анда яшәячәк кешеләр санына карап билгеләнер, аның гаиләсенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүе мөһим. Чамадан тыш (зур йорт) төзегән кешеләр Кыямәт көнендә бар артык әйберләрен үз өсләрендә күтәреп кубарылырлар.
Йортны анда Аллаһыга гыйбадәт кылу, кояш, яңгыр һәм җилдән ышыклану нияте белән салырга кирәк. Ә нияте андый булмаган кеше өчен Кыямәт көнендә йорты авыр йөк булыр. Йортны салганда бик күп акча сарыф итмәскә тырышырга кирәк. Бу эштә су һәм балчыкка артык акча сарыф итүдә хәерлелек юк.
Мөхәммәд бине Сәммак рахимәһуллаһи Харун әр-Рәшиднең зур сарай салуын күреп, болай дигән:
— Син (төзелеш өчен кирәк булган) балчыкны олыладың һәм динне кимсеттең. Әгәр сарайны үз акчаңа саласың икән, син исраф кыласың. Әгәр кеше акчасына саласың икән, син гаделсез кешеләрдән. Ә Аллаһы Тәгалә гаделсезлек кылучыларны яратмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев