Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Итнең кайсы өлеше нәрсәгә бара? Актуаль тема

Кар төшеп, җирләр туңдырып җибәргәч, авыл халкы өчен мәшәкатьле дә, күңелле дә, бәрәкәтле дә чор башлана. Кош-кортларны чистартып, урнаштырып бетергәч, алар зур терлекләрен чалырга тотына

«Итнең кай җире иң тәмлесе?» - дигән сорауга
Хәмзә Гарәпшинның җавабы:  (сугымчы Балтач районының Кариле авылы)

— Үпкә-бавыр белән эчәкне бүлеп тора торган өлеш — итнең иң тәмле җире. Ул 10–15 минутта пешә. Аннан кала билдәмә (вырезка) — шәп җире. Ботлап алганда, малның ал ягы әйбәтрәк. Кеше арт санына кызыга, ләкин алгы өлеше тәмлерәк. Алгы як кабыргалы була. Юка кабырга шулпада бик тәмле булып, кабарып пешә. Арткы ягы — фаршка, алгысы шулпага яхшы. Ите алгы якта да, арткы якта да бер чама. Алгы якта сөяге азрак та әле. Хәзер эчәкнең мәшәкатеннән куркып, аны ташлаучылар да бар. Югыйсә шулай ук бик тәмле җире бит. Бигрәк тә кырык картасы шәп. Терлек арасыннан карасак, ат эчәге иң тәмлесе. Шуңа күрә ул ит бәясеннән йөри.

Ә хәзер итнең кай өлеше нәрсәгә бара, шуларны карап узыйк.

Муен ите — фарш, кәтлит, аш өчен.
Майсыз ит — фарш, кәтлит, аш өчен
Сырт ите (юан өлеше, нечкә өлеше) — зур кисәкләр белән пешерү өчен.
Бот ите — кыздыру, фарш, кәтлит, аш өчен.
Койрык — койка (холодец), аш өчен.
Билдәмә (вырезка) — зур кисәкләр белән кыздыру һәм пешерү өчен.
Калак сөяге ите — кечкенә кисәкләр белән пешерү, томалап пешерү һәм фарш өчен.
Түш ите — пешерү, томалап пешерү һәм фарш өчен.
Корсак ите (пашина) — кәтлит һәм шулпа өчен.
Арткы бот — өске һәм эчке өлешен кыздырырга, ян һәм тышкы өлешен пешерергә һәм томалап пешерергә мөмкин.
Аяклар — койка (холодец) өчен.

Киңәш

Малны суйгач та, итен шунда ук пешерергә киңәш ителми. Ит бер тәүлек тирәсе салкын урында торырга тиеш. Яңа итнең мускуллары тартышып тора. Шуңа да аны ашка салгач, шулпага үзенчәлекле тәм чыгарга мөмкин.

Сугым өчен бер яше тулып киткән мал яхшы. Аннан яшьрәк терлекнең ите лайлалырак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев