Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Ютәлдән ничек котылырга?

Әлеге киңәшләрне куллансагыз йөткерү бераз җиңеләя, әмма озакка сузылса, һичшиксез табибка күренергә кирәк

Әлеге тема бүгенге көндә бик актуаль. Халык киңәшләре авыруның симптомнарын җиңеләйтергә ярдәм итәргә мөмкин. Суган, сарымсак, җылы сөт, имбирь, каз һәм бурсык мае, керән, борыч кебек ризыкларны ютәл вакытында элек-электән кулланганнар.

Социаль челтәр кулланучыларның киңәшләрен дә тәкъдим итик әле:

Аягыгызны горчицалы кайнар суга тыгып утырырга, аннары бурсык мае белән крем сөртеп, йон оекбаш киеп куярга, майны күкрәккә һәм аркага да сөртергә.      Шуннан соң төренеп ятарга кирәк.
- Сарымсакны кайнар суга салып, ингаляция ясарга.
- Суганны чистартып бокалга салырга һәм өстенә кайнаган сөт агызырга. 5 минут төнәткәч, эчәргә.
- Имбирь тамырын угычтан уып, кайнатырга һәм кайнар килеш эчәргә.
- 1 стакан сөтне кайнатып чыгарырга һәм бераз гына атланмай кушарга, ярты чәй кашыгы аш содасы салырга һәм җылы килеш эчәргә.
- Каен яфрагын чәй кебек төнәтеп, көн буе йоткалап йөрергә.
- 10 данә канәфер орлыгына бер стакан кайнар су салырга һәм төнәтеп, җылы килеш эчәргә.
- Бер баш суганны 5 минут чамасы сөттә кайнатып, 10 минут төнәтергә, кайнар килеш эчәргә.

Әлеге киңәшләрне куллансагыз йөткерү бераз җиңеләя, әмма озакка сузылса, һичшиксез табибка күренергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы