Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Кәҗә сөтенең файдасы турында беләсезме?

Кәҗә сөте өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә

Кәҗә сөте онкологик чирләрдән интегүчеләр өчен дә файдалы. Химия терапиясе алганда һәм аннан соң 10–15 көн буе кәҗә сөте эчәргә киңәш ителә.

* Сөяк сынганнан соң, кәҗә сөте сөяк тукымаларының тизрәк ялгануына булыша. Кәҗә сөтендә тимер сыер сөтенә караганда 1,5 тапкыр күбрәк.

* Кәҗә сөте өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә.

* Аллергиядән тилмерүчеләр кәҗә сөтен курыкмый эчә ала. Анда аллергия китереп чыгаручы альфа-1s-казеин матдәсе юк.

* Кәҗә сөтендә лактоза сыерныкыннан 13 процентка кимрәк. Шуңа күрә аны лактозаны кабул итә алмаучылар да эчә ала.

* Кәҗә сөтендәге аксымны организм тулысынча үзләштерә.

* Кәҗә сөте ашказаны согы кислоталылыгын нейтральләштерә.

* Кәҗә сөте ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте кискенләшкәндә файдалы.

* Псориаз борчыганда, кәҗә сөтен талгын утта 2-5 минут кайнаталар. Аннан икенче савытка бушаталар. Кәстрүл кырыйларына ябышып калган элпәне зарарланган урыннарга сөртәләр.

* Кәҗә сөтендә йөрәк ритмын җайга салырга ярдәм итүче калий күп.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев