Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Кан сыеклата торган 15 ризык

Каны куе булган кешеләр аны дарулар эчмичә генә дә сыеклата ала

Мисал өчен, помидор, аспирин кебек үк канны сыеклатырга сәләтле. Помидор ашау йөрәк-кан әйләнеше системасында тромблар барлыкка килмәсен өчен яхшы продукт, дип яза «Шәһри Казан».

Гөмбәләр шулай ук канны сыеклата һәм холестеринны киметә.

Сырганак, балан, сарымсак, кызыл чөгендер ашаган  кешенең дә каны куермас.

Каны куе булганнарга, моннан тыш, зәйтүн мае кулланырга киңәш ителә.

С витаминына бай булган җимешләр, цитруслар, татлы борыч, гөлҗимеш тә куе  канлылыкка каршы көрәшә.

Көнгә бер аш кашыгы җитен мае эчсәгез, канда холестерин кимер, кан сыегаер.

Май кислотасына бай (Омега-3) ризыклар ашагыз. Гадәттә бу балык һәм яшелчәләр. Алар канны сыеклатачак.

Каны куерганнарга кура җиләге белән чәй эчәргә киңәш ителә.

Анар суы да әлеге проблеманы чишәргә ярдәм итәр.

Көн саен 200 мл суга 1 аш кашыгы алма серкәсе салып эчү дә канны сыеклатырга булышыр. Аны 7 көн эчәргә кирәк.

P.S. Алдан табиб белән киңәшләшү сорала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев