Карбыз белән кавын турында барысын да беләсезме?
Сезонында аларны ашап калырга кирәк
Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар.
Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие тартмасы эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы көрәшә. Җимештә тимер күп. Төше цинкка бай.
Карбызда исә ашкайнату процессын җайга салучы клетчатка, җиңел эшкәртелә торган углеводлар, С, В1, В3, РР витаминнары, магний, калий, тимер, марганец, никель бар.
Карбызны бөер авырулары вакытында бәвел кудыручы чара буларак кулланырга киңәш итәләр. Кабыгы баш өянәгеннән котылырга булыша. Аның өчен юеш ягын чигәгә куеп 20-30 минут тоталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев