Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Киптерелгән алманың файдасы бармы?

Киптерелгән алманың бәвелне куу үзлеге бар, кан тамырларына, нерв системасына, ашкайнату, эчәклек эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, остеопороздан саклый

“Көнгә бер алма ашаган кешегә табиб кирәкми”, — диләр. Җәен бакчада өлгергән чакта чиләкләп торса да, кышка алма кыйммәтле җиләк-җимешкә әверелә. Шуңа аны киптереп куярга була, дип яза  «Ирек мәйданы».

Киптерелгән алмада файдалы матдәләр һәм витаминнар тулысынча саклана. Анда тимер, калий, марганец, бакыр, селен күп. 100 г киптерелгән алмада тәүлеклек доза клетчатка бар.

Клетчатка холестерин һәм шикәрне җайга салырга булыша, ашкайнату эшчәнлегенә зур ярдәм, эч катулардан саклый. Алманы кабыгы белән турап киптерәләр. Аның кабыгында антиоксидантлар күп.

Киптерелгән алманың бәвелне куу үзлеге бар, кан тамырларына, нерв системасына, ашкайнату, эчәклек эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, остеопороздан саклый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев