Кишер үзе дә файдалы, әмма анда каротин күп һәм ул һәркемгә дә килешми, ә яфраклары бөтен кешегә диярлек бара
Кишер яфрагында файдалы матдәләр кишернең үзе белән чагыштырганда 500 мәртәбәгә күбрәк, ди белгечләр
күзләргә файдалы, чөнки анда А витамины күп була;
иммунитетны ныгыта, нерв системасы,
бавыр эшчәнлегенә файдалы, гепатит чире булган очракта алыштыргысыз,
сөякләрне, тешләрне ныгыта, кан басымын җайга сала,
матдәләр алмашын яхшырта,
паразитларга каршы торучанлыкны арттыра,
бәвел кудыру үзлегенә дә ия.
Кишер үзе дә файдалы, әмма анда каротин күп һәм ул һәркемгә дә килешми, ә яфраклары бөтен кешегә диярлек бара.
Ничек кулланырга: кишер яфрагын чәй кебек эчәргә мөмкин. Бер стакан кайнар суга 1 аш кашыгы кипкән кишер сабагы салырга. Аннары 10-15 минут төнәтергә һәм эчәргә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев