Көнгә ничә мандарин ашарга ярый?
Мандариннар — С витамины чыганагы, аларда В төркеме витаминнары, каротиноидлар — А провитамины, минераль матдәләр, клетчатка, органик кислоталар, биофлавонидлар бар.
Кешегә көненә 200-250 граммнан артык мандарин ашамау хәерле. Бу турыда РИА Новости диетолог Антонина Стародубовага сылтама белән хәбәр итте.
«Максималь файда алу өчен, аны көненә 200-250 граммнан артык ашамау хәерле», — ди Стародубова.
Аның сүзләренчә, мандаринның калориялелеге чагыштырмача зур түгел — 100 граммда 38 Ккал.
Туклыклы матдәләр составы — нигездә углеводлар, 100 грамм мандарин йомшагында 8 граммга кадәр.
Ләкин олы кеше дә цитруслыларны, аерым алганда, мандаринны күп ашаса, псевдоаллергия реакциясе барлыкка килергә мөмкин. Бу вакытта кычыну һәм тәндә тимгелләр барлыкка килә", — ди белгеч.
Стародубова сүзләренчә, мандариннар — С витамины чыганагы, аларда В төркеме витаминнары, каротиноидлар — А провитамины, минераль матдәләр, клетчатка, органик кислоталар, биофлавонидлар бар.
100 грамм мандаринда С витаминының көнлек нормасының 40 проценты бар, ди диетолог.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев