Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Корицаның шифасын беләсезме?

Атна-ун көннән соң нәтиҗәсе гаҗәпләндерер

Ул холестеринны, шикәрне төшерә; артрит вакытында булыша; циститтан дәвалый; баштагы кан тамырларын чистарта; иммунитетны ныгыта һ.б.

✔Холестериннан дәвалау ысулы:
2 стакан җылымса суга 2 аш калагы бал кушарга кирәк. Аңа 3 чәй калагы корица салып эчәргә. Мондый катнашма холестерин күләмен төшерә. Көнгә 3 тапкыр бүлеп эчәргә киңәш ителә.

✔Корица шикәрне төшерә:
1 стакан кефирга бер чәй кашыгы корица кушып эчәргә. Әлегечә дәвалану 2 атна дәвам итә. Иртәнге ашауга ярты сәгать кала кабул итәргә кирәк.

✔Артрит булганда:
1 стакан җылымса суга 2 чәй калагы бал салырга, 1/2 чәй калагы корица кушып болгатырга. Иртән һәм кич эчәргә киңәш ителә. Регуляр рәвештә куллану хәтта хроник артритны дә дәвалый.

✔Баштагы кан тамырларын чистарта, иммунитетны күтәрә:
Эчә торган чәегезгә көн дә бер генә чеметем корица өстәгез. Атна-ун көннән соң нәтиҗәсе гаҗәпләндерер. Болай эшләгәндә, баш миенең уйлау-фикерләү сәләте күпкә арта, ди белгечләр.Табиб белән киңәшләшү кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев