Кура җиләге яфрагы файдасын беләсезме?
Аны кайчан җыярга һәм ничек куллану буенча берничә киңәш.
Көзгә таба, җиләге беткәч җыела. Канны сыеклый. Кан басымы күтәрелә торган кешеләргә файдасы тиячәк, чөнки бу очракта кан куе була. Кан сыеклангач, кан басымы да нормальләшә. Кура җиләге яфрагын төнгә эчәргә киңәш ителә.
Күпчелек кеше белмидер дә кура җиләге яфракларының дару характеристикалары җимешләренә караганда да югарырак.
Кура җиләге искиткеч тәме өчен, шулай ук кыйммәтле үсемлек микроэлементларына бай булган составы өчен бик кадерле.
Кура җиләге яфраклары - витаминнарга һәм башка файдалы матдәләргә бай. Витаминнардан А, В, С, К, Е, салицилик һәм фолий кислоталары, файдалы элементлардан калий, марганец, кобальт, бакыр, тимер, цинк, фосфор, молибден, йод, магнийны атап узарга була, флавоноидлар, минераль тозлар, полисахаридлар, таниннар, эфир майлары да күп аларда.
Кыргый кура җиләге яфраклары шәхси бакчалардагы сортларга караганда күпкә файдалы элементларны үз эченә ала. Фотосинтез, кояш энергиясе һәм туклыклы туфрак ярдәмендә малина яфракларында файдалы матдәләр барлыкка килә. Әлбәттә, кура җиләгенең җимеше дә яфраклары да салкын тию һәм грипп чорында беренче ярдәмче икәнен һәркем белә. Яфракларның бер өлеше булган салицил кислотасы аспирин даруы кебек эш итә: ул тән температурасын төшерә, тир бүленүне көйли.
Нигездә, нинди йогышлы авыру булса да, бу үсемлек нигезендә әзерләнгән препаратлар иммунитетны ныгыту аркасында тиз савыгуга зур өлеш кертәчәк. Малинадагы флавоноидлар кан тамырлары стеналарын ныгыту үзенчәлеге аркасында кан әйләнеше авыруларына кашы торуга булышалар.Таниннар ашказаны-эчәк тракты органнарын саклый. С витаминының зур проценты иммун системасын гына түгел, тимернең тизрәк үзләштерелүенә дә ярдәм итә. Кобальт, фолий һәм май кислоталары матдәләр алмашын стимуллаштырырга ярдәм итә, бакыр кебек элемент ферментларының нормаль эшләве өчен кирәк. Бакырның җитешмәве кан әйләнеше һәм мускул-скелет системасына тискәре йогынты ясый, шулай ук тоташтыргыч тукыманың үсешендә өзеклеккә китерә.
Малина яфраклары косметологиядә дә киң кулланыла. Кура җиләге яфрагы согы булган майлар экзема, дерматит һәм псориазга каршы искиткеч дару.
Яфракларны җыю өчен иң яхшы вакыт кайчан?
Яфракларны дөрес һәм вакытында җыеп алырга кирәк. Яшь яфраклар иң яхшысы санала. Ләкин алар инде тулысынча формалашырга тиеш. Яз ахырында - җәй башында, ягъни май азагы һәм июнь аенда җыю дөрес була Нәкъ шул чорда үсемлекнең согы максималь концентрациядә файдалы матдәләр белән туена. Урманда күләгәрәк урында үскән кура җиләге яфракларын июль аенда җыярга да мөмкин.
Бөҗәк корткычларыннан куакларны дәвалаганда химик матдәләр булган яфракларны җыеп булмый. Җирегезне азотлы ашламалар белән актив тукландырсагыз, яфрак җыюдан баш тартырга кирәк. Беркайчан да бер ботактан бар яфракны берьюлы өзмәгез, югыйсә үсемлек чәчәк ата һәм җимеш бирә алмый. Яшь яфракларның гомуми санының өчтән берен генә алыгыз. Җыелган яфракларны яхшы җилләтелгән, туры кояш нуры төшмәгән урында киптерергә кирәк.
Соңрак чәй кайнату өчен кипкән малина яфракларын куллансагыз, сез аларны ферментация белән әзерләргә тырышыгыз. Моның өчен сезгә яңа яфракларны юарга, ваклап изәргә, 10 сәгать чамасына пресс астына куярга һәм гадәти бүлмә температурасы булган урында тотарга кирәк. Болай иткәндә яфраклар кара чәй яфраклары төсенә керәчәк, баллырак ис килеп торачак. Аларны эссе хавада киптереп пыяла савытларда, яки чүпрәк токчайда саклагыз. Ферментланган яфракларны газ плитәсенә куеп киптереп алу киңәш ителми, аның файдалы матдәләре кимиячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев