Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Күрәгәнең файдасын беләсезме?

Аны көненә 3 – 5 данә ашау да җитә ди белгечләр

Күрәгәнең күп нәрсәгә файдасы бар икән:
- Күз өчен
Составындагы каротин (А провитамины) күз күремен яхшырта икән.
- Ябыктыра
Ашыйсы килгәндә ризыкка ябырылганчы авызга күрәгә кабып, аны суырып йөрсәң һәм аннары озак итеп чәйнәсәң, ул ашыйсы килү теләген баса. Организмга калория дә бик аз күләмдә керә.
- Канны яхшырта
Күрәгә кандагы тимер күләмен арттыра, димәк, гемоглобинны яхшырта. Шуңа да анемия вакытында, йөклелек чорында күрәгә ашарга киңәш итәләр.

Белеп торыгыз: күрәгә, әстерхан чикләвеге, йөзем (барысын да иттарткычтан чыгарырга кирәк) һәм балдан ясалган катнашма организмны витаминнар, минералларга да баета, кандагы начар холестеринны да чыгара.

- Ашкайнату өчен
Кипкән абрикос эчне йомшартырга сәләтле һәм шуның ярдәмендә эчәклекне чистарта.
- Йөрәк өчен
Күрәгә йөрәккә шифалы, чөнки ул калий, магний, тимер кебек элементларга бай. Инфаркт кичергәннәргә күрәгәне караҗимеш белән бергә ашау хәерле.

Игътибар!
Күрәгә ничек кенә файдалы булса да, аны артыгын ашарга ярамый. Күп ашаганда эчәк эшчәнлеге бозылырга, эчкә газ җыелырга мөмкин. Организмга артык шикәр керү дә зыянлы.

Аны көненә 3 – 5 данә ашау да җитә ди белгечләр.

erid: 2VtzqwTSgT9

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күрәгә

erid: 2VtzqwTSgT9