Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Кыяр үскән урында туфракны ничек яңартырга?

Кыярдан соң аңа агач көле сибеп, нейтральләштерү сорала

Кыярдан соң аңа агач көле сибеп, нейтральләштерү сорала. Кыярның тамыр системасы грунтның өске катламында урнаша. Шуңа да алар җирнең файдалы элементларын суырып кына калмый, туфракның селтелеген дә арттыра һәм токсиннар бүлеп чыгара. Нәтиҗәдә, туфрак ярлылана һәм ул урынны яңартмыйча, ашламыйча гына башка культура утыртып булмый. дип яза «Шәһри Казан».

Бу очракта нәрсә эшләп була? Әлбәттә беренче эш итеп компост кертегез. Түтәлнең 1 метрына 3-4 кг исәбеннән черемә яисә компост кертергә кирәк.

Ул урынга седератлар (гәрчич, карабодай, рапс, борчак һ.б) чәчегез. Алар туфракны көпшәкләндерә, азотка баета, чүп үләннәрен бетерә, туфракны зарарсызландыра.

Туфракның селтелеген дә онытмагыз. Кыярдан соң аңа агач көле сибеп, нейтральләштерү сорала. Өстәленә көл туфракны калий һәм микроэлементларга баета.

Бу процедуралардан соң туфрак йомшара, «яңара». Мондый урында кәбестә, кишер, суган, чөгендер һәм яшеллек яхшы үсәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев