Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Май бәйрәмнәрендә бакчада нәрсә эшләргә була?

Бакчадагы җирне язгы утырту эшләренә ничек әзерләргә, майның беренче көннәрендә бакчада нәрсә чәчәргә һәм бакча үсемлекләрен ничек тукландырырга мөмкин? Бу хакта «Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.

Яңа сезонны өмәдән башларга кирәк. Газоннарда бөкеләр барлыкка килгән икән, газонның бөтен өслеген вак ком белән тигезләгез. Бу газон үләннәр өчен бик файдалы. Буш урыннарга яңа орлык чәчәргә кирәк.

Әгәр туфрак әзер булса, түтәл һәм клумбаларны  5-10 см тирәнлеккә эшкәртергә кирәк.

Майның беренче көннәрендә, туфрак әзер булса, кишер, чөгендер, редис чәчәргә була. Башка культура орлыкларын туфрак +10 градуска кадәр җылынгач, чәчәргә кирәк.

Кишер чәчүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Орлыкларны алдан чәчүгә әзерләргә кирәк. Утыртканчы бер-ике атна кала кишер орлыгын капчыкка салырга һәм 20-25 сантиметр тирәнлектә балчыкка күмәргә кирәк. Бу агротехник чара тамырларын зарарлый торган кишер чебене кебек афәттән котылырга ярдәм итәчәк.

Май ялларында помидор һәм борыч үсентеләрен теплиага чыныгыр өчен чыгарырга була. Бары тик 15нче числодан соң 10-12 градуска кадәр җылыткач кына күчереп утыртырга мөмкин. Май башында  бары тик апрель уртасыннан да соңга калмыйча чәчкән кыяр рассадаларын күчереп утыртырга. Җир җылынгач, бәрәэге утыртырга да мөмкин .

Куаклар, агачлар, бакча җиләген катлаулы ашламалар белән тукландырырга кирәк.

Любовь ЗАНИНА,

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев