Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Мыеклы агач коңгызлары

Әгәр сезнең өегездә агач бүрәнәләрдә тишекләр һәм эзләр барлыкка килгән икән, төннәрен шыгырдаган тавыш ишетәсез икән, сезнең өйгә мыеклы агач коңгызлары ияләнгән.

Әгәр сезнең өегездә агач бүрәнәләрдә тишекләр һәм эзләр барлыкка килгән икән, төннәрен шыгырдаган тавыш ишетәсез икән, сезнең өйгә мыеклы агач коңгызлары ияләнгән. Мыеклы коңгызлар семьялыгы күптөрле, аларның бүгенге көнгә өч йөз төре билгеле.

Бу кортлар агачны әкрен генә кимереп, агачның ныклыгын югалталар, агач гөмбәли башлый һәм яраксызга әверелә. Өйләрдә очрый торган коңгыз зур түгел, коңгызның бик зурлары да очрый, аларын күбрәк урманнарда күрергә була. Эссе көннәрдә ылыслы агачлар тирәсендә була алар. Мыеклы коңгыз үзе агачлар өчен куркыныч түгел, аның личинкасы агачка зур зыян китерә, ул аны тишеп керә, эзләр ясый һәм сыйфатын югалта. Әгәр дә вакытында зарарланган агачларны дөрес итеп эшкәртмәсәң, өй конструкцияләре зыян күрергә һәм корылма яраксыз хәлгә килергә мөмкин. Кортка каршы торучы препаратлар кибетләрдә сатыла, «Антижук», «Антишашелин» һәм «Эмпайр 20». Бу препаратларны кулланганда бик сак булырга кирәк, коңгызга зыян салган препарат кешегә дә зыянлы булырга мөмкин. Моның өчен махсус респираторлар ярдәмендә эшләргә кирәк.

М.Г.Фәттахов,

Татарстан буенча Россельхознадзорның дәүләт тикшерүчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе