Нәрсә ул «дөге терапиясе»?
«Дөге терапиясе» бигрәк тә буыннары авырткан кешеләр өчен файдалы.
Дөге матдәләр алмашын, бавыр һәм бөер эшчәнлеген яхшырта, токсиннарны чыгара, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша.
- Беренче көнне ике аш кашыгы дөге өстенә салкын су салып куябыз (200 миллилитр булырга тиеш).
- Икенче көнне бу дөгене юалар һәм тагын суга салып куялар. Икенче савытка тагын ике аш кашыгы дөге юып салып, өстенә су агызабыз.
- Өченче көнне ике банкадагы дөгене юып, өстенә су коеп, өченче банкага да нәкъ шулай ук дөге салып калдырабыз. Барысы өч банка килеп чыга.
- Дүртенче көнгә бу өч банкадагы дөгене юабыз, салкын су салабыз. Тагын бер сулы банкага дөге салып куябыз.
- Бишенче көнгә беренче банкадагы дөгене юабыз да тозсыз гына 3-5 минут пешерәбез һәм ашыйбыз.
Шулай итеп, иртәнге ашка бары дөге ашыйбыз. Ашар алдыннан ярты сәгать кала бер стакан су эчәргә ярый. Дөгедән соң берни ашарга һәм эчәргә ярамый. Дүрт сәгатьтән бер стакан су, яки яшел чәй эчәргә була. Аннары ярты сәгать үткәч, төшке ашны ашый аласыз. Көн буена гадәттәгечә тукланасыз, әмма тозлы һәм майлы ризыклар ашамаска тырышыгыз», дип яза «Саулык. Татар халык медицинасы».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев