Помидор төнәтмәсе файдалы
Файдалы киңәш

Помидор төнәтмәсе файдалы

Помидорның ян сабакчаларын, аскы яфракларын чистартканнан соң, шактый чүп җыела. Аны чүп дип санарга мөмкин булса, билгеле. Аннан үсемлекләрне корткычлардан саклый торган файдалы төнәтмә ясый аласыз.

Томат яфрагы төнәтмәсе гөблә, пәрәвез талпаны, әвернәчәчәклеләр борчасы, кырмыскалар, кишер чебене, утчыл күбәләк, җимешашар күбәләк кортлары һәм башка корткычларны юк итә.

4 кг яңа җыелган яфраклар, сабакларны 10 л җылы суга салып, сүрән утта 30 минут чамасы кайнатырга, суынгач, сөзәргә. 1:4 исәбеннән су кушарга, азрак кер сабыны өстәргә һәм корткычлардан зарарланган үсемлекләргә сиптерергә. Бер атнадан кабатларга була.

 

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


помидор

Нет комментариев