Помидорның файдасы бик күп
Азканлылык булганда да помидор булыша ала – анда тимер күп
Помидорның файдасын сизү өчен, аны даими рәвештә һәм күп итеп ашарга кирәк. Атнага егермедән дә кимрәк булмасын, дип яза Сөембикә.
Помидордан ясалган салатларга үсемлек мае белән кушсаң, ликопен матдәсе яхшырак үзләштерелә.
Помидор йөрәге авыртканнарга да бик файдалы. Бу – аның калийга бай булуы белән аңлатыла. Йөрәк мускуллары ныклыгы өчен организмга калий кирәк.
Азканлылык булганда да помидор булыша ала – анда тимер күп.
Кичкә, аякларыгыздагы кан тамырлары бүртеп, аякларыгыз сызлый икән, помидорны изеп, боламык хәленә китерегез дә, төнгә аякларыгызга шуны бәйләп ятыгыз. Файдасын шунда ук сизәрсез.
Серотинны бәхет гормоны дип атыйлар. Ә помидорда анысы да җитәрлек. Шулай ук өлгергән помидорда тиамин дигән матдә бар. Кеше организмына кергәч, ул серотинга әверелә. Шулай булгач, күңелегез төшсә, күп итеп помидор ашагыз, үзегезне күпкә бәхетлерәк итеп хис итәчәксез. Помидор депрессиядән котылырга да булыша.
Ябыгырга теләүчеләр өчен помидордан да яхшысы юк. Аның составында хром бар. Шуның аркасында помидор ашагач тамак тиз туйган кебек була, ачлык хисе бетә. Ә 100 грамм помидорда нибары 200 килокалорий бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев