Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Ромашка тамакны дәвалый, авыртуны баса

Ромашка чәчәкләрен җиләс урында ачык һавада киптерергә кирәк

Сары күзле ромашкаларны җыеп, кышка әзерләп куйсагыз, мең дә бер сихәтен табарсыз. Иң элек шуны истә тотыгыз: ромашка чәчәкләрен җиләс урында ачык һавада киптерергә кирәк. Аны тукыма яисә кәгазь капчыклардан саклыйлар, дип яза 1001 киңәш.

Төнәтмә. Ике чәй кашыгы кипкән ромашка, ике чәй кашыгы юкә чәчәге, 500 мл кайнар су кирәк булыр. 30 минут дәвамында төнәтәбез, сөзеп алабыз. Төнәтмәне тамак авыртканнан кулланырга була. Бу очракта эчәсе түгел, ә тамакны чайкыйсы.

Чәч юганда. 1,5 л суга 4 аш кашыгы ромашка чәчәге исәбеннән әзерләнгән кайнатма белән чәчләрне чайкыйбыз.

Компресс. 2-3 аш кашыгы чәчәкләрне ботка хәленә килгәнче пешерәләр, аны кайнар килеш чиста тукымага салалар да авырткан урынга каплыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев