Көненә 1–2 чәй кашыгы кулланырга
Авыруларга бирешмәс өчен, «Сәламәтлек банкасы»н әзерләп куйсагыз, файдасын күрми калмассыз. Ансат кына ясала, тәмле һәм файдалы да, дип яза «Ватаным Татарстан».
Кирәк: 400 г бал, 3 данә лимон, 250 г чамасы имбир.
Кабыгы әрчелгән имбир белән төшләре алынган лимонны иттарткычның вак тишеклесеннән чыгарырга яки блендерда вакларга. Аннары яхшылап бал салып болгатырга. Көненә 1–2 чәй кашыгы кулланырга.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев