Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Салкын көннәрдә нәрсә ашарга кирәк?

Табиблар көз айларында ашау-эчүгә аерым игътибар бирергә киңәш итә.

Салкын тию вакытында сарымсак иң яхшы продукт санала. Аның хуш исле өлешләрен көн саен балаларга һәм өлкәннәргә салкын тию вакытында ашарга кирәк. Әгәр бала сарымсакны гадәти хәлдә кулланырга теләми икән, аны ашамлыкларга, мәсәлән, салатларга яки бутерброд пастасына, ашларга өстәргә мөмкин.

Суган — шулай ук, сарымсак кебек үк, фитонцидлар хәзинәсе. Туклану рационына «микроблар үтерүчене» теләсә нинди рәвештә кертергә мөмкин. Әгәр дә сез суганны бик яратмыйсыз икән, аның парларын сулап алырга гына кирәк.

Матдәләр алмашын яхшырта, иммунитетны ныгытырга теләсәгез, мүк җиләге куллану отышлы булачак. Авыру вакытында җиләк температура һәм ялкынсынуны киметергә ярдәм итәчәк. Бактерицид тәэсире буенча уникаль булган мүк җиләге сусауны баса торган морслар әзерләү өчен дә бик яхшы туры килә.

Лимон, грейпфрут, әфлисун, башка цитрус җимешләре С витаминына бай икәнен барыгыз да белә. Тозлы кәбестә дә С витамины белән мактана ала, иммунитетны ныгыту өчен кәбестәгә зәйтүн мае өстәргә мөмкин. Тозланган кәбестә профилактикада гадәттәгечә дә, төрле ризыклар составында да яхшы. Ә имбирне эчемлекләр әзерләү өчен кулланырга кирәк, дип яза «Мәгариф» журналы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев