Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Сарымсакны ел әйләнәсе әйбәт килеш саклау сере

Үзегезгә саклап куегыз!

Бу хакта бакчачы Роза Михайлова сөйләп үткән. Бакчачы, сарымсакны киптереп, киҗе мамык тукымадан эшләнгән сеткага тутырып куя икән.

Яшелчә ярыклы агач тартмада, аяк киеме тартмасында (тишекләр ясарга кирәк) да әйбәт кышлый. Тартмада ярыклар һәм тишекләр һава йөрсен өчен кирәк. Аны караңгы, салкынча һәм коры җиргә алып куярга кирәк.

Сарымсакны өч литрлы банкада саклау өчен, бер кат сарымсак тезгәч, өстенә өч-дүрт сантиметр калынлыкта тоз салырга, банка тулганчы, шулай кат-катлап тутырырга.

Тагын бер ысулы бар: парафинны су «мунчасы»нда эретеп, һәрбер сарымсакны шуңа манып аласы да катыргы тартмага тутырасы. Караңгы урынга алып куясы.

Роза ханым үзе яшелчәне, сеткадан тыш, агач тартмада саклауны хуп күрә. Пыяла банка да, парафин да кулланып караган. Ләкин, вакытны күп алуы сәбәпле, бу ысуллардан баш тартырга уйлаган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147580/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев