Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Шашлык пешерә торган рәшәткәне чистарту өчен җиңел ысуллар

Рәшәткәне пакетка яки капкачлы зур савытка урнаштырыгыз һәм түбәндәге чараларның берсен кулланыгыз:

1. «Кока-кола» эчемлеге өслекне нибары 20 минут эчендә чистартып ала.

2. Уксус-сода катнашмасы (1:1 пропорциясендә), идеаль нәтиҗә өчен 8-10 сәгать җебетеп торырга кирәк булачак.

3. Нашатырь спирты катып беткән рәшәткәне 6-7 сәгатьтә чистартачак.

4. Савыт-саба юу өчен гадәти чараны да кулланырга була. Әйбәтләп күбекләндерү яхшырак нәтиҗә бирә, рәшәткәне 2-3 сәгать җебетергә кирәк була.

Рәшәткә пычрану дәрәҗәсенә карап, бу ысулларның берсен сайларга була. Мәсәлән, савыт-саба юа торган чара яңа май таплары өчен генә яраклы, ә куәтлерәк ярдәмчеләр — сода, уксус һәм нашатырь. Рәшәткә узган сезоннан ук пычрак калган булса да, алар пычракны һәм корымны бетерәчәк.

Чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев