Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Талпаннар алты кешегә зыян салырга өлгергән

Татарстанда талпаннар уянган! Уяну гына түгел, алар алты кешегә зыян салырга да өлгергән инде

Белгечләр, табигатькә чыкканда, бакчада эшләгәндә аеруча сак булырга куша.Талпаннарның шулай иртә уянуын исә иртә язга бәйләп аңлата алар. 

Хәзерге вакытта республикада һава температурасы нормадан 5–7 градуска югарырак, ди синоптиклар. Бу исә – талпаннан зыян күрүчеләр якын арада тагын да артырга мөмкин дигән сүз. Хәзерге вакытта республиканың дәвалау оешмаларына талпан кадалган алты кеше мөрәҗәгать иткән. Казан һәм Яшел Үзәндә шундый икешәр очрак, Зәй белән Кама Тамагында берәр очрак теркәлгән.

Табиб-эпидемиолог Светлана Михайлова талпанны бик сак бөҗәк дип атый. Черкидән аермалы буларак, ул корбанына шундук һөҗүм итми.

– Талпан башта тәндәге иң йомшак урынны эзләп таба. Андый җирдә кан да яхшы йөри. Энәсен тәннең йомшак өлешенә кадаган талпан 120 тапкыр (!) зураерга мөмкин. Талпан тәнгә ныклап ябышсын өчен, ким дигәндә ике сәгать вакыт кирәк. Тагын шунысы да бар: күпләр талпан кешегә агачтан төшә дип уйлый. Чынлыкта алар җирдән, үләннән ябыша. Шуңа күрә бакчада эшләп, табигатьтә йөреп кайтканнан соң, киемеңне, тәнне, чәчләрне яхшылап тикшерергә кирәк, – ди белгеч.

Талпанны үзлегеңнән генә алырга маташу куркыныч. Ник дигәндә, тартканда, өзелеп, вирус белән зарарланган өлеше тәндә калырга мөмкин. Моның өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тәнгә кадалган талпанның хәтәрме-түгелме икәнен белү өчен, аны лабораториягә тикшертүгә тапшырырга кирәк.

Билгеле булганча, талпаннар боррелиоз, энцефалит кебек җитди чирләр дә тарата. Боррелиоз сөякләрне, кешенең йөрәген, нерв системасын зарарлый. Энцефалит баш миенә зур зыян сала. Талпан кадалганнан соң бер-ике атна үткәч, чирнең беренче билгеләре күренә башлый: тән температурасы күтәрелә, бөтен гәүдә авырта, хәлсезлек пәйда була, укшыта. Андый чакта кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Вакытында дәваланмасаң, талпан кадалу инвалидлыкка китерергә мөмкин.

Шулай да яшерен-батырын түгел: талпан кадалган очракта күпләр, табибка барып тормыйча, аны үзлегеннән генә алырга тырыша. Бу очракта табиблар берничә кагыйдәне истә тотарга куша. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов белдерүенчә, тәнгән кадалган талпанны үзең тартып алган очракта, 21 көн дәвамында сәламәтлегеңә аеруча игътибар итәргә кирәк. Әгәр шушы чорда температура күтәрелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Табибка баргач, аңа кайсы көнне талпан кадалганны, аның дәвалау оешмасына бармыйча, үзегез генә алуыгызны да әйтергә онытмагыз. Бу табиб дөрес диагноз куйсын өчен кирәк. Юкса соңгы арада грипп, ОРВИ белән авыручылар да күп бит. Табиб, температура шуның аркасында күтәрелгән, дип ялгыш нәтиҗә ясарга да мөмкин, – ди белгеч.

– Талпан кадалган урынны да гел тикшереп торырга кирәк. Ул кызарып чыкса, түгәрәкләнсә, бөтен тәнне ниндидер таплар басса, шулай ук тиз арада табибка күренергә кирәк.

Талпаннан саклану өчен:

– урманга барганда, табигатьтә ял иткәндә, тәннең ачык өлешенә махсус спрей сиптерергә онытмагыз;

– анда барганда ачык төстәге, тәннең бөтен өлешләрен каплый торган кием киегез. Ачык төстәге киемдә талпан яхшырак күренәчәк;

– аяк киеме дә аякны тулысынча капласын;

– өйгә кергәч, киемегезне, тәнне, чәчләрне яхшылап тикшерегез. Чәчегезне вак тешле тарак белән тарагыз;

– исегездә тотыгыз: талпан кеше исен 10 (!) метрдан ук сизә;

– табигатьтә, бакчада чакта һәр 15 минут саен тәнегезне тикшереп торыгыз;

– талпанга каршы вакцина ясатырга да була, аның файдасы 3–5 елга җитәчәк. Моның өчен теркәлгән җиреңдә урнашкан хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.  

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/04/166344/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев