Тавыкларыгыз йомырка саламы?
Тавыклар йомырка салуны арттырсын өчен, өстәмә тукландырырга киңәш ителә
Кышын тиз караңгылана, соң яктыра. Тавыкларның йомырка салуын киметүенә яктылык җитмәү сәбәпче. Кышын кетәклекне яктырту турында уйлагыз, дип яза «Ирек мәйданы».
Тавыклар йомырка салуны арттырсын өчен, өстәмә тукландырырга киңәш ителә. Азыкларына киптерелгән кычыткан яки башка үләннәр кушыгыз. Кальцийга кытлык булмаска тиеш. Кабырчык, төелгән йомырка кабыгы, акбур өстәгез. Каротин файдалы, кишер, кабак бирегез.
Шулай ук чүпрәле сый йомырка салдыра. 500 мл җылы суга 10 г коры яки чи чүпрә салырга, аз гына шикәр комы өстәп күпертергә. Икенче көнне азыкларына кушып бирергә була. Чүпрәле азыкны тавыкларга 7-10 көнгә бер тапкыр бирергә ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев