Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Теплицаны ничек җыештырырга?

Теплица яшелчәләрнең вегетация вакытын 1-1,5 айга озынайта, бездәге кыска җәйләрдә бу бик зур өстенлек. Әмма чир һәм корткычларга каршы вакытында эшкәртеп тормаганда, теплица, киресенчә, уңышны киметә дә ала.

Төп җыештыру эшләре көздән башкарылырга тиеш. Язын тагын бер кат тикшерергә, йогышсызландыру эшләрен кабатларга кирәк. Теплицаның поликарбонатын марганцовка эремәсе кушылган су яки кер сабыны белән юарга була. Сабынлы суга 1 аш кашыгы нашатырь спирты өстәп юа аласыз. Бу эремә 70 %ка кадәр микробларны юк итә. “Белизна” — яхшы йогышсызландыру чарасы, әмма ул җиргә тимәскә тиеш.
Җирне биопрепаратлар белән эшкәртергә була. Бакчачылык кибетләрендә “Фитоспорин-М”, “Алирин”, “Гамаир”, “Трихоцин”, “Глиокладин” яки “Трихоплант” алырга мөмкин. Бу эшне җир +14...+15 оСка кадәр җылынгач кына эшләргә кирәк. Тере бактерияләр һәм гөмбәчекләр шуннан түбән температурада үрчеми. Биопрепаратлар белән эшкәрткәннән соң, 10-14 көннән орлыкларны чәчәргә, үсентеләр утыртырга була. Теплицага язын тиз үсә торган сидератлар (мәсәлән, гәрчич) чәчәргә мөмкин. Үсемлек калдыклары бик тиз чери, ашлама була.

 

Гүзәл ГАРИПОВА, Чаллы:
— Язын теплицаны кер сабыны белән юам, нашатырь спирты сиптереп чыгам. Нашатырь спиртын 1,5 л лы шешәгә 2 аш кашыгы исәбеннән салам. Аннан барлык бөҗәкләр кача, суганга да шулай сиптерәм. Ул гөбләне дә юк итә.

 

Чыганак: "Ирек мәйданы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев