Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Тупыл мамыгына аллергия булса...

Бу сезонлы аллергиянең иң еш очрый торган симптомнары — поллиноз

Тупыл мамыгыннан сакланыр өчен җиде киңәш:

Коры һәм җилле һава торышында тышта йөрмәскә тырышыгыз, бигрәк тә көндезге 11дән кичке 8гә кадәр. Бу вакытта шәһәрдә пычрак һәм тузан таралу бик көчле.

Даруханәдән диңгез суы белән спрей сатып алыгыз һәм көнгә берничә тапкыр борыныгызны шуның белән юдырыгыз. Бу тын юлларын мамыктан чистартырга гына түгел, ә лайлалы тышчаны дымландырырга, шешенүне бетерергә дә ярдәм итәчәк.

Ябык бүлмәләрдә мамыкның күп җыелуына ирек бирмәгез. Тирәк агачлары яныннан узганда, машина тәрәзәләрен ябыгыз. Ә өйдә тәрәзәләргә һәм балконнарга москит челтәре яисә дымлы марля элегез.

Һава дымландыргыч һәм чистарткычлар кулланыгыз. Аллергияның нигезе — корылыкта. Фатирда һаваның дымлылыгын белер өчен гигрометр (дымлылык үлчәү өчен прибор) сатып алырга киңәш ителә. Норма: 40-65 процент.

Әгәр дә өегез тирәли агачлар утыртылган булса, көненә ике тапкыр — иртән һәм кич бүлмәләрне дымлы чүпрәк белән сөртеп алу урынлы булыр. Күпчелек суырткычлар тирәккә каршы көчсез, чөнки җип-җиңел мамык өермәләрен алар, киресенчә, туздырып кына бетерә.

Күпләр мамыкның борынга тулуыннан зарлана. Шул сәбәпле, һәрдаим махсус дарулар сала башлый. Ләкин аларны даими куллану зыянлы! Шуңа күрә, әгәр дә авыру булса, мондый тамчыларны көненә ике тапкырдан артык һәм бер атнадан да озаграк кулланырга рөхсәт ителми.

Әгәр дә сездә тупыл мамыгына көчле реакция булса, бал, диңгез ризыклары, шоколад, цитрус, күгәрек сыр кебек ризыкларны ашамый торыгыз. Бу ашамлыклар аллергия күренешен көчәйтә генә.

Күзлек киеп йөрү, урамнан кергәч, юыну кебек гади киңәшләр дә сезгә файдага булачак. Үз-үзегезге саклагыз!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев