Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Холестеринны ничек киметергә?

Тузганак белән әрекмән тамырының сәламәтлеккә файдасы бик зур

Кандагы холестерин югары булса, аны дару үләннәре ярдәмендә ничек киметергә мөмкин? Тузганак белән әрекмән тамыры кушылган сокны эчәбез. Аның нәрсәгә файдасы бар?

Сорауга үләнче Фирая Захарова җавап бирә.

Тузганак белән әрекмән тамырының сәламәтлеккә файдасы бик зур. Халык медицинасында ул кисәтү чарасы, дәвалану ысулы буларак ютәлдән алып яман шешкә кадәр файдаланыла. Шулай ук кандагы холестеринны да киметә, кан басымын төшерә. Бавырны чистарта торган катнашма да файдалы. Аңа сары төстәге үләннәр: сары мәтрүшкә, тузганак, тырнак гөл (календула), расторопша, канлы үлән (чистотел) керә. Барысын да бермә-бер кушарга һәм ярты литр кайнаган суда төнәтергә. Канлы үләнне бик аз өстәргә кирәк. Көненә ике тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә. Катнашманы кипкән җиләк-җимеш, кара әче шоколад белән эчәргә була. Майлы диңгез балыгы, Омега-3 холестеринны киметә. Ризыкны кыздырып ашау зыянлы, ә менә майларны чамасын белеп куллансаң файдалы.

Ирек мәйданы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев