Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Хуҗабикәләр колагына

Кыздырылган һәм пешкән балыкны бер-ике көн эчендә ашап бетерергә тырышыгыз.

Балыкны бүлмә температурасында тотарга ярамый. Суыткычта да чи балыкны ике көннән артык тотмагыз. Әмма ул чистартылган һәм юылган булырга тиеш. Аны корытып, пленка белән төреп куегыз.

Суыткычның туңдыру бүлегендә балык, нинди төрдә булуына карап, өчтән ун айга кадәр тора ала. Сардина белән сайра, әйтик, ике генә ай саклана, ә минтай белән диңгез алабугасы (морской окунь) бер елга кадәр.

Кайнар юл белән ысланган балык та суыткычта ике көн тора. Суыткычта катырсагыз, бер айга кадәр кулланырга була.

Салкын ысул белән ысланганы озаграк саклана. 0- +5 градуста – 30 көн, 0дән 5 градус суыкта – ике айга кадәр.

Тозлы балыкның яраклылык вакыты тозлылыгына һәм нинди төргәктә булуына бәйле. Аз тозланганын – өч көн, уртача тозлыктагысын унбиш тәүлек сакларга мөмкин. Вакуумлы савыттагысын суыткычта бер ай тота аласыз.

Кыздырылган һәм пешкән балыкны бер-ике көн эчендә ашап бетерергә тырышыгыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев