Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Хуҗабикәләргә ризык әзерләүдә киңәшләр

Әлеге язган киңәшләрне рәхәтләнеп кулланыгыз

1. Сөт саласы савытка бер генә чеметем тоз салыгыз: бу очракта сөтегез әчеп чыкмаячак, гомумән, ул озаграк сакланачак.

2. Ә бу киңәш — бәрәңге яратучыларга. Бүген кичкә бәрәңге изеп пешерергә җыенасызмы? Ике алманы турагыз, өстенә лимон согы сибегез һәм томалап, сыер маенда пешереп алыгыз. Ә аннан сөт белән бергә изгән бәрәңгегә кушыгыз. Бәрәңгегә бөтенләй көтелмәгән тәм керер!

3. Балыкның свежиймы -түгелме икәнен белү өчен аны салкын су салынган савытка салып карагыз. Әгәр ул төпкә төшеп ята икән, димәк, балык, свежий — курыкмыйча ашарга була. Ә инде күптән тотылган икән — балык өскә калкачак.

4. Әгәр балыкка серкә (уксус) сөртеп берничә минут тотсагыз, аны чистартырга җиңелрәк булачак.

5. Сөтне кайнатыр алдыннан савыт читенә сыер мае сөртсәгез, сөт кайнап ташымаячак.

6. Итне томалап пешергәндә аңа 1-2 тамчы гына серкә (уксус) кушсаң, ит йомшаграк булып пешәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев