Җиңел автомобиль зур тизлектә фурага килеп бәрелгән, йөртүчесе һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Җиңел автомобиль зур тизлектә фурага килеп бәрелгән, йөртүчесе һәлак булган

Караңгы булуга да карамастан, Toyota зур тизлектә хәрәкәт иткән

Татарстанның Алабуга районында Toyota зур тизлектә MAN йөк автомобиленә килеп бәрелгән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә М-7 трассасында булган. Караңгы булуга да карамастан, Toyota зур тизлектә хәрәкәт иткән. Кайсыдыр мизгелдә машина алда баручы фурага килеп бәрелгән.

Машина йөртүче шунда ук һәлак булган.

 


Нет комментариев