«Лада» белән бәрелешкән «Ваз» йөртүчесе һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

«Лада» белән бәрелешкән «Ваз» йөртүчесе һәлак булган

Булган хәлнең шартлары ачыклана

Сарман районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 25 яшьлек ир-ат идарә иткән «ВАЗ» автомобиле «Лада Калина» автомобиле белән бәрелешкән, дип яза «Татар-информ».

Һәлакәт нәтиҗәсендә «ВАЗ» йөртүчесе урында ук үлгән. Кадрлардан күренгәнчә, автомобиль тулысынча диярлек янып беткән. Булган хәлнең шартлары ачыклана.

 


Нет комментариев