Министр Энгель Нәвап улы Фәттахов, Белем көне уңаеннан укучыларга мөрәҗәгать итә
"Кадерле балалар! Мөхтәрәм педагоглар һәм ата-аналар! Сезне 1 сентябрь - Белем көне белән ихлас котлыйм.
Хөрмәтле балалар, кайсы мәктәптә - авыл яки шәһәр мәктәбендә укуыгызга карамастан, сез талантыгыз һәм сәләтегезгә тәңгәл сыйфатлы белем алсын өчен без барысын да эшләргә тырышабыз. Безнең өчен сез яхшы белемгә ия булуыгыз гына түгел, анализлый, кыю идеяләр бирә, югары максатлар куеп, аларга ирешә белүегез мөһим. Яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен сездә көч, ихтыяр, үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар җитәр дип ышанам.
Гадәт буенча бу көнне беренче классларга аерым игътибар бирелә. Аларның саны ел да арта баруы куанычлы. Кадерле балалар, сезнең Белем иленә илтә торган юлдан беренче адымнарыгыз алга таба укуда һәм үзүсештә ныклы нигез булсын. Сезгә үҗәтлек һәм тырышлык телим. Мәктәп юлы сезнең өчен мавыктыргыч һәм җиңел булсын, җиңү һәм казанышлар шатлыгы китерсен.
Ата-аналарга балаларга күбрәк вакыт бирсеннәр, аларга терәк булсыннар, ярдәм итсеннәр, казанышларына куансыннар, ныклы һәм бәхетле гаилә булсыннар, дип телисе килә.
Республикабызда укытучылар буыннары тәрбияләнгән нигез булдырган педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт. Ныклы сәламәтлек һәм иминлек сезгә!
Үземнең барлык коллегаларыма уңышлы уку елы, күтәренке күңел, яңа казанышларга һәм ачышларга омтылышлар, бөтен башлангычларда иҗадилык һәм уңышлар телим", - диелә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховның котлау текстында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев