Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Янгында алты эшче һәлак булганнан соң прокуратура тикшерү башлады

Янгын сүндерүчеләр алты ир-ат мәетен тапкан.

Алабуга районында янгында алты эшче һәлак булганнан соң прокуратура процессуаль тикшерү оештырды. Бу хакта күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә. дип яза Татар-информ.

Элегрәк «Татар-информ» Алабуга районында авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчеләре вакытлыча яшәгән йортта янгын чыгу турында хәбәр итте. Янгын чыккан вакытта өй эчендә 39 кеше булган. Шулар арасыннан 33 эшче бинадан мөстәкыйль рәвештә чыккан, бер кеше җәрәхәтләр алган. Янгын сүндерүчеләр алты ир-ат мәетен тапкан.

Вакыйга урынына Алабуга шәһәре прокуроры Айрат Низамиев һәм аның урынбасары Артур Князев килгән. Фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев