Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Угрыга 7 саны ярдәм итмәгән

Районыбызда мәчеттә җыелган сәдакә акчасына кул сузган карак турында басмабызда чыккан иде инде.

Бу эш ике тапкыр кабатлангач, карак бу юлдан баруын туктамас, аны кыӊгыр эш эшләгән вкытында кулга төшерүгә комачаулык итмәс өчен мәгълүмат бирүдән тыелып тордык. Ниһаять, узган атнада Балтач эчке эшләр бүлегеннән угрыныӊ тотылуы турында хәбәр килеп төште. Полиция хезмәткәрләренә эш ясаган бу бәндә - Балтачныкы. Районда инде ул «Ислам нуры» мәчетен басканнан соӊ, 5 Аллаһ йортларындагы сәдакә әрҗәләренә тиенләп җыелган акчага кулын сузарга өлгерә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бу кешенеӊ машина белән йөрүен дә, максаты - каерып ача ала торган сәдакә әрҗәләре икәнен дә беләләр. Берничә җиргә яшертен сак куярга туры килә һәм 7 мәчеткә - Кариле авылы мәчетенә килгән «төнге кунак»ны җинаять эшләгән вакытта кулга алалар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Җинаятьне эшләүдә гаепләнүче, бу юлга авыр гаилә хәле һәм акчасызлык этәрде, дип белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250