29 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Үземнеке – иң әйбәте
Соңгы арада иремнең игътибары кимегән кебек. Хәлемне дә сорашмый, эшләрем белән дә кызыксынмый. Җылы сүзләр ишетмәгәнгә дә биш былтыр. Менә беркөн иртән бик салкын иде. «Җылырак киен, суык тия күрмәсен», дисә, ни була инде? Шушы бер сүздән күңелем күтәрелеп, кайгыртучым барлыгын тоеп, көне буе куанып йөрер идем. Юк, ул андый...
-
Балалар белән ярышлардан кайтучы автобус һәлакәткә очраган
Башкортстанда ярышлардан кайтучы балалар утырган автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, бер кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте. Автобуста 30 пассажир, аларның 21е Эстәрлетамактан Пермьгә спорт ярышларыннан кайтучы балалар, яшүсмерләр булган. Җәмәгать транспорты 27 ноябрьдә Уфа - Янаул юлының 96 чакрымында...
-
Кече Лызида тарих барлыйлар
25 ноябрь көнне Казанда "Ривьера" комплексында "Үткәннәргә сәяхәт"( «Путешествие к истокам») дип аталган туризм буенча республика конкурсының бүләкләү тантанасы булды.
-
Балтач әниләре бәйрәм көнне сертификатлы булды
Әниләр көне уңаеннан, 28 ноябрь көнне Балтач районы ГХАТ бүлегендә гаиләдә икенче, өченче балаларын тудырган әниләргә ана капиталы сертификаты тапшырылды.
-
Балтач боксчылары Арчадан җиңү белән кайтты
25-27ноябрь көннәрендә Арчада республиканың бокс буенча көнбатыш федерациясенең ябык беренчелеге үтте.
-
Балтачның футбол командасы өч баскычка сикереш ясады
26 - 27 ноябрь көннәрендә Байлар Сабасы районыныда республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләрнең V Спартакиадасы кысаларында, футбол ярышлары булып үтте. Ике көн дәвамында 16 команда арасында барган киеренке ярышлардан соң , 4нче урынны яулады. Узган елгы белән чагыштырганда алга китеш бар, былтыр 7нче урында калган булсак, быел зур тырышлык нәтиҗәсе белән...
-
Балтач имамнары еллык исәп-хисап ясарга җыела
1 декабрь көнне район имамнарының традицион еллык нәтиҗәләр буенча җыелышлары була. Әлеге чарада ТР Диния назәрәтеннән вәкилләр катнашуы да көтелә.
-
Угрыга 7 саны ярдәм итмәгән
Районыбызда мәчеттә җыелган сәдакә акчасына кул сузган карак турында басмабызда чыккан иде инде.
-
Татарстанда зур һәлакәт: биш кеше үлгән (ФОТО)
Яшел Үзән районының Сафоново авылы янында трассада һәлакәт булган. Анда «Тойота Ленд Крузер» һәм 14нче модель "Лада" бәрелешкән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте. Илдә җитештерелгән машинада биш кеше булган - аларның дүртесе шунда ук, бишенчесе хастаханәдә үлгән. «Тойота Ленд Крузер»ның шоферы...
-
«Факел» активистлары республикада грант отты
22-25 ноябрь көннәрендә «Факел» клубының активистлары Әдилә Гарипова җитәкчелегендә «Калейдоскоп» һәм «Движение» фестивальләрендә катнашып кайттылар. Әлеге 4 көн катнашучылар өчен онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Зилә һәм Ләйлә Каюмовалар, Зәлия Ибраһимова, Эльвира Шиһапова, Зилә Әдһамова, Сәмирә Гасымова республикабызның башка район һәм шәһәрләреннән килгән егет-кызлар белән танышып, яңа дуслар таптылар. Оештыручылар конкурста...
-
Алсу ФАЗЛЫЕВА әнисен котлый!
Куныр авылында яшәүче әнием Фәүзия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВАны Әниләр көне белән котлыйм!
-
Балтач ашханәсе каршын кар баскан (+фото)
Балтачның барлык тукталышлары да кардан чистартылмый, дип хәбәр итә бистә халкы.
-
Җәлил хәзрәт күршеләрнеӊ шатлыкларын уртаклашты
Кукмара района Вахит авылында яңа мәчет ачылган. Тантаналы ачылышка район башлыгы Сергей Димитриев та килгән. Күршеләрнеӊ шатлыкларын уртаклашырга Балтач районы мөхтәсибе, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чакырылган. Ул үзенеӊ кыска, әмма үтемле чыгышында күршеләр белән соклануын җиткерде, халыкны ислам диненә тарту, иманлы итү юлында уӊышлар теләде. Мәчетнең имамы...
-
Балтачта медальле аналар артты
Райондашларыбыз арасында Татарстан Республикасыныӊ дәүләт бүләге - «Ана даны»-«Материнская слава» медален алучылар янә икегә артты. Балтачтан 5 бала әнисе Гүзәл Галимова, Бөрбаш авылыннан 7 бала әнисе Тәслимә Шәйхетдинова әлеге олы бүләккә тәкъдим ителгәннәр һәм шул турыда уӊай карар кабул ителгән. Олы ихтирамга лаек булган бу әниләрне чын күӊелдән дәүләт бүләге...